Илдар Халиков: “Дәүләт алкоголь инспекциясе – татарстанлыларның сәламәтлеген, тормышын саклауда терәк”

03.11.2010

Этил спиртын, алкоголь продукциясен җитештерүгә, аның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР дәүләт инспекциясе (Дәүләт алкоголь инспекциясе) оешуга 15 ел тулды. Законлылык һәм сыйфат сагында торучы орган бүген олы бәйрәмен “Казан” милли-мәдәният үзәгендә тантаналы җыелыш белән билгеләп үтте. Инспекция җитәкчелеген, хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәмнәре белән котларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков килгән иде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе ил өчен катлаулы чорда төзелә. Моннан нәкъ 15 ел элек, 1995 елның 3 ноябрендә, ТР Министрлар Кабинетының “ТР Кулланучылар хокукын яклау буенча дәүләт комитеты структурасында алкоголь продукциясенә дәүләт монополиясен тәэмин итү буенча инспекция төзү турында”гы карары дөнья күрә. “Алкоголь базарын тәртипкә салу һәм әлеге җитештерү тармагын саклап калу буенча республика җитәкчелеге тарафыннан ул катлаулы вакытта кабул ителгән мөһим карарлар хәлне тотрыкландырырга, алга таба үсешкә ярдәм итте”, -ди инспекция җитәкчесе Игорь Марченко. Аның белдерүенчә ул елларда легаль булмаган алкоголь продукциясе белән көрәш нәтиҗәсендә алкоголь базарын дәүләт тарафыннан җайга салу системасы төзелә. “Моңа республика җитәкчелеге ярдәмендә, Эчке эшләр министрлыгы, салым, санитар-эпидемиологик күзәтчелек хезмәтләре белән ныклы хезмәттәшлек аша ирешелде”, - дип ассызыклады Игорь Марченко. Бүген алкоголь базарын җайга салуның Татарстанда эшләнгән системасын илнең башка төбәкләре дә үрнәк итеп ала.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең ныклы эшчәнлеген, үсешен тәэмин итүдә, кадрлар потенциалын үстерүдә аның чишмә башында торган һәм инспекцияне озак еллар җитәкләгән Алексей Казаковның роле гаять зур. Узган 15 ел эчендә инспекциянең исеме дә үзгәрде, функцияләре дә киңәйде. Хәзер ул республикада алкоголь базарының легальлеге һәм сыйфаты белән генә шөгыльләнми, кулланучылар базарының иминлеге өчен дә җавап бирә, кулланучылар мәнфәгатен кайгырта.

Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Виктор Морозов белдерүенчә, кулланучылар хокукын яклаучы бу ике орган, бәлки кайбер урыннарда бер-берсен кабатлыйдыр да. “Әмма аларның хәбәрләшеп тыгыз хезмәттәшлек итүенең уңай нәтиҗәләр бирүе бәхәссез”, - ди ул. Бер генә мисал, шушы дистә ел эчендә республикада сыйфатсыз продукция белән агулану очраклары 3 тапкырга кимегән. ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафаэль Гыйльманов Дәүләт алкоголь инспекциясе белән тыгыз хезмәттәшлек үрнәкләрен үз мисаллары белән ныгытты. Быел, мәсәлән, эчке эшләр органнары һәм инспекциянең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, республикага күрше төбәкләрдән фальсификацияләнгән алкоголь продукциясе кертелә торган 6 канал ачыкланып, аларга чик куелган. Министр урынбасары алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек дәвам итәр, дигән ышаныч белдерде.

Коллективны юбилей белән республика җитәкчелеге исеменнән котлаган ТР Премьер-министры Илдар Халиков шушы 15 ел эчендә ирешелгән иң зур казанышлар рәтендә коллективтагы җылы мөнәсәбәтләрне атады. “Бу эмоциональ казаныш булса да, ул иң мөһиме”, -дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы. Илдар Халиков ил, республика катлаулы чорлар кичергән 1990 нчы елларда инспекциянең алкоголь базарында хәлне җайга салуга керткән өлешен югары бәяләде. Аны озак еллар җитәкләгән һәм коллективның ныклы нигезен салган Алексей Казаковка, шулай ук ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Илдар Халиков инспекция белән беренче көннәрдән үк хезмәттәшлек иткән һәм аңа аякка басарга ярдәм иткән ведомстволарга да рәхмәт белдерде. “Дәүләт алкоголь инспекциясе бүген татарстанлыларның сәламәтлеген, тормышын саклауда терәк. Коллективта алга таба да игелекле, яхшы рух саклансын”, - дигән теләктә калды ул.

Бәйрәм бүләксез булмый. Соңыннан Илдар Халиков Дәүләт алкоголь инспекциясенең бертөркем хезмәткәренә ТР Президенты һәм Хөкүмәте бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, инспекциянең беренче җитәкчесе Алексей Казаковка ТР Президентының Рәхмәт хаты, бүгенге җитәкчесе Игорь Марченкога “Казанның 1000 еллыгы истәлеге” медале тапшырылды.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.