Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Судан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер белән очрашты. Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
Судан Республикасы Илчесе Татарстанга кичә килгән иде. Эш программасы кысаларында ул Чаллы шәһәрендә булды, анда «КАМАЗ» ГАҖ һәм «Трубострой» ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты, предприятиеләрнең җитештерү куәтләре белән танышты. Бүген Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер «КАПО Авиа» ҖЧҖнең һәм «Казан вертолетлар заводы» ГАҖнең җитештерү линияләрен караячак. Моннан тыш, Судан Илчесе Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе җитәкчелеге белән очрашачак.
Африка үзенең табигать байлыклары һәм эшче көчләр потенциалы белән уникаль, диде Рөстәм Миңнеханов, бу аңа карата алга киткән сәнәгать илләре тарафыннан кызыксыну уята. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Россия белән Африка дәүләтләре арасындагы мөнәсәбәтләр конструктив рәвештә үсә. «Россия-Судан мөнәсәбәтләренең шулай ук ныклы фундаменты бар. Дистәләрчә еллар дәвамында безнең дуслык һәм хезмәттәшлек ныгый гына бара: меңләгән суданлылар безнең илдә белем алды, йөзләгән Россия эшчеләре Суданда икътисадның, фәннең һәм мәгарифнең төрле тармакларында эшләде», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының да Судан белән эшләү тәҗрибәсе бар. Аерым алганда, бу илгә КАМАЗ автомобильләре һәм КВЗ вертолетлары җибәрелә. 2015 елда гомуми товар әйләнеше 13,8 млн АКШ доллары тәшкил итте.
Ул ассызыклаганча, бүген Татарстан Ислам дөньясы һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән багланышларны ныгыта. Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Моннан тыш, ел саен Казанда «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисадый саммиты – «KAZANSUMMIT» уза, анда Судан вәкилләре дә катнаша.
Аннары Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать потенциалы турында сөйләде.
Россия-Судан мөнәсәбәтләре кысаларында без хезмәттәшлегебезне киңәйтүдә сезнең ярдәмгә таянырга уйлыйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, якын киләчәктә Судан башкаласы Хартум шәһәренә хезмәттәшлек перспективаларын өйрәнү өчен эш төркеме җибәреләчәк.
Очрашу барышында Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер Рөстәм Миңнехановка Судан Хөкүмәте исеменнән сәлам тапшырды. Ул, Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстан Республикасы белән багланышларны ныгыту белән кызыксынуларын белдерде.