8 июльдә Мәскәүдә старт алган “Ефәк юлы - 2016” халыкара раллиенда катнашучылар бүген Казанга килеп җитте.
“Кazan-Arena” стадионы һәм “Казан” гаилә үзәге арасындагы территориядә, Казансу елгасы яр буенда-комлы участок буенча ярышлар башланды.
Казанда йөк автомобильләре старт алды. Нәкъ шушы категориядә “КАМАЗ-Мастер” командасының алты экипажы тәкъдим ителде. Беренче булып стартка Дмитрий Сотников экипажы чыкты.
Казанда катнашучыларны һәм җанатарларны Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин сәламләде.
Алексей Песошин искә алганча, нәкъ монда, Казанда, 2009 елда “Ефәк юлы” раллие башланган. “Традицияләрнең яңаруы һәм Казанның 2016 елда ралли этапларының берсен кабул итүе бик шатлыклы”, - диде ул.
Иртәгә, 10 июльдә, раллидә катнашучылар 136 км.лы махсус Казан-Уфа участогына юл алачак.
Ралли 24 июльдә Пекинның үзәк мәйданы Тяньаньмэньга килеп җитәчәк.