ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов Татарстанның кайбер районнардына корылык булу мөмкинлеге турында кисәтте

09.07.2016

Метеорологлар фаразлавынча, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында быел янә аномаль корылык булырга мөмкин. Бу закта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре булдырганнарын эшләсәләр дә (кырларда чәчү эшләре вакытында башкарылыды, югары сыйфатлы чәчү материалы, заманча технологияләр кулланылды), быел һава торышы чәчүлекләр халәтенә үзгәртәмләр кертте.  

Финанс авырлыкларга карамастан, быел ашламалар  былтыргыга караганда 10 % ка артык кертелде. "Ләкин гектарына 45 кг да аз: гектарына 80 кг нан да артык булса, июнь корылыгы җиңел кичерелер иде, - дип биелгеләде министр. - Чәчүлекләр яхшы каралды. Яфрак аша тукландыру 1,2 млн. гектар җирдә башкарылды. Болар барысы да күпмедер дәрәҗәдә яңгырлар булмау тәэсирен киметте, ләкин күпкә түгел". 

Кайбер районнарда дым җитми. Оптималь дәрәҗәдә яңгыр Тәтеш һәм Кайбыч районнарында гына яуды. Әлмәт, Бөгелмә, Мөслим, Аксубай районнарында вәзгыять күпкә начар. Шуның өстенә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына янә корылык яный. 

Шулай ук Марат Әхмәтов интексицидларны сабан кырларына кертү һәм корткычлар белән көрәшү кирәклеген икәртте. Аның сүзләренчә, кырларда карантин куркынычлыгын саклап калу тәэмин ителде. 

Икмәк җыю мәсьәләсенә килгәндә, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы сүзләренчә, республикада барлыгы 1,8 млн. гектар мәйданнарда урып-җыю эшләрен башкарырга кирәк. Эшләр комбайннар әзерлегенә һәм хезмәтне дөрес оештыруга бәйле була. Быел 11-17 июль көннәрендә районнарда комбайннар паркы һәм ындыр табаклары әзерлеге тикшереләчәк.

Рөстәм Миңнеханов республиканың бөтен корылыкка дучар районнарда тикшерү эшләре үткәрергә һәм югалтулар күләмен билгеләргә йөкләде. Марат Әхмәтов сүзләренчә, төп проблемаларның берсе азык җитмәү аркасында терлек санын киметү булырга мөмкин. Рөстәм Миңнеханов азык базалары бай булган районнар башлыкларына күршеләренә ядәм итүләрен сорады. "Халыкка ярдәм итү мәсьәләсен дә карарга кирәк. Бу бик мөһим", - диде Татарстан Президенты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.