ТР Президенты һәм РФ Хисап палатасы рәисе Универсиада объектларының 24 нчесен ачты
28.10.2010ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанга килгән РФ Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин белән Универсиада авылында объектларны карап йөргәннән соң, “Буревестник” йөзү бассейнын рәсми ачтылар. Универсиада авылы яртылаш эшли, студентлар анда урнаша тора, Универсиадага дип төзелгән спорт объектлары кулланылышта, дип искәртте ТР Президенты һәм, Казанда Бөтендөнья Универсиадасын уздырырга планлаштырган вакытта аның Татарстан студентлыгына нинди йогынты-нәтиҗә ясаячагын күз алдына да китермәгән идек, дип таныды, ил җитәкчелеге исеменә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Универсиада авылы белән Теннис академиясе арасында урнашкан әлеге бассейн - XXVII Бөтендөнья җәйге спорт уеннарына дип төзеләсе 29 объектның 24 нчесе, һәм без шушы шатлык уңаеннан килдек, дип белдерде Казан шәһәре мэры Илсур Метшин. Универсиада үткәрү өчен Казан сайлануы дөрес булган, Казанда, чыннан да, төзи беләләр, чынлыкта, Казанга без Универсиадага әзерлек барышында бюджет акчаларын республика җитәкчелеге ничек куллануын тикшерергә килдек, диде тантанада С.Степашин. Аның: “Казан, алга!” - сүзләрен исә делегацияне каршы алган күп санлы студентлар эләктереп алды һәм рух күтәренкелеге шартларында алтынсыман тасма киселде. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры Рәфис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев, Универсиада-2013 башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, шушы объектны төзү эшләре белән җитәкчелек иткән “Татстрой” ААҖ генераль директоры Ленар Гобәйдуллин, “Буревестник” йөзү бассейны директоры Венера Усманова һ.б. озата барган делегация объектның тренажер залында, баскетбол һәм волейбол уеннары өчен универсаль булган иркен залда, бассейнда күнегүләр барышын карап йөрде. 2013 елда Универсиада уздырылган вакытта бу бассейн су тубы буенча ярышлар үткәргәндә кулланылачак, студентларның дөньякүләм җәйге уеннарына кадәр һәм аннан соң исә “Буревестник”ны Идел буе дәүләт физик культура академиясе укыту-күнегүләр үткәрүдә файладаначак, шулай ук Универсиада авылында яшәүче студентлар, тирә-яктагы мәктәп укучылары, микрорайонда яшәүчеләр абонемент алып йөри алачак, дип белдерде аның директоры.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.