Татарстан Республикасы журналистларның «Россиядә эшкуарлык: тарих, проблемалар, уңышлар» V бөтенроссия конкурсында беренче урынны яулады.
Конкурс «Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы» проекты кысаларында узды. Конкурсны Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) оештырды.
Татарстан Президенты Матбугат хезмәте дәүләт хакимиятенең төбәк органнары матбугат хезмәтләре өчен «Төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген алга сөрү» махсус номинациясендә беренче урынны алды.
Конкурс кысаларында Россия Федерациясе матбугат хезмәтләре төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге аспектларын, шул исәптән гамәлдәге өстенлекләрне яктыртуга бәйле эшчәнлегенең сыйфаты һәм саны буенча бәяләнде.
Конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы иртәгә, 2016 елның 7 июлендә, Мәскәүдә узачак. Конкурсның истәлекле дипломын Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте Эдуард Хәйруллин алды.
Белешмә өчен:
«Төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген алга сөрү» махсус номинациясендә икенче урында – Хабаровск крае Хөкүмәте Матбугат хезмәте, өченче урында – Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Матбугат хезмәте.