Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «ТЭМПО» Кама металлургия комбинаты төзелешенең барышы белән танышты

07.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында «ТЭМПО» Кама металлургия комбинатында булды. Завод сортлы прокат һәм төзелеш арматурасы җитештерәчәк. 

Бу масштаблы һәм Татарстан Республикасы территориясендә үзенә күрә бердәнбер инвестицион проект 2012 елда старт алган. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 5,5 млрд. сумнан артып китә. Бүген җитештерүне эксплуатациягә кертергә әзерлиләр. 

Проектны гамәлгә ашыру өчен 23 гектар җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. Завод территориясендә прокат һәм электр белән корыч эретү цехлары, су әзерләү, тимер ватыкларын әзерләү бүлеге, коелучан материаллар склады, углеродлы материаллар склады һәм газ чистарту кишәрлеге бар.   

Җитештерү линияләрен карау барышында Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, завод тулысынча автоматлаштырылган һәм югары экологик нормаларга туры килә.   

Компания вәкилләре әйткәнчә, ике юнәлеш буенча завод эшләтеп җибәреләчәк. Беренчесе – электр белән корыч эретүне, инфраструктура объектлары белән бергә, эксплуатациягә кертү, шулай ук җитештерүгә хезмәт күрсәтүче ярдәмче цехлар (тимер юл, энергетика, электр һәм башкалар). 

Беренче юнәлеш гамәлгә ашырылганнан соң завод 150х150мм киселешле өзлексез квадрат эшләнмәне елына 500 мең тонна җитештерәчәк. 

Икенче юнәлеш – NoNo 10-32 мм вак сортлы арматура җитештерү буенча прокат станын гамәлгә кертү шулай ук елына ярты миллион тонна булачак. 

«ТЭМПО» Кама металлургия комбинатын ачу 1500гә кадәр кешене эш урыннары белән тәэмин итәчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.