Татарстан Президенты CNH Industrial авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү заводында булды

07.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов CNH Industrial авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү заводында булды. Искәртик, бүген Татарстан Президенты эш сәфәре белән Чаллы шәһәрендә. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «CNH Industrial Russia» ҖЧҖ генераль директоры Фабрицио Чепполина, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар озата йөрде.

"КАМАЗ" ГАҖ һәм CNH Industrial компаниясенең уртак предприятиесе 2010 елда оештырылды. Инвестицияләрнең гомуми күләме - 42 млн. доллар АКШ. Проект куәте - елына 2,5 мең трактор һәм 1,5 мең комбайн. Җитештерү мәйданнары - 55 мең квадрат метр. 

Компания вәкилләре Рөстәм Миңнехановка биредә 50 кеше эшләгәне турында хәбәр иттеләр. Предприятие хезмәткәрләренә тулы социаль пакет бирелә, аңа түләүсез ашау, медицина иминияте, производство һәм көнкүрештә алган җәрәхәтләрдән өстәмә иминият.

ТР Президенты төп җитештерү процесслары белән танышты. Металл эшкәртү участогында булды, буяу производствосын, кабиналарны ясау цехын, тикшерү-тест сынауларын үткәрү участогын карады. Аңа шулай ук хәбәр ителгәнчә, заводның үзендә 360 атамалы компонент һәм комплект өлешләре җитештерелә. 

Шуннан ТР Президенты CNH Industrial укыту үзәге эшчәнлеге белән танышты. Аны быел июнь аенда ачтылар. Төп бурычы - New Holland Agriculture, Case IH, Case Construction, New Holland Construction һәм Iveco техникасын йөртү һәм тәэмин итү күнекмәләрен камилләштерү. Ел ахырына кадәр 700 дән артык кешене өйрәтү планлаштырыла. 

Рөстәм Миңнеханов укыту бүлмәләрен, китапханәне, практик семинарлар үткәрү бүлмәләрен һәм башкаларны карады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.