Рөстәм Миңнеханов Чаллыда: Сәнәгать зонасының юллар инфраструктурасын торгызу – эре инвестицион проектларыбызны уңышлы үстерү нигезе

07.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында автоградның сәнәгать зонасында юллар челтәрен торгызу эшләре тәмалануга багышланган тантанада катнашты. Чарада шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» КБО генераль директорының беренче урынбасары Сергей Карпов һәм башкалар катнашты.

Сәнәгать зонасында юл өслеген ремонтлау шәһәрне һәм заводны төзи башлаганнан бирле башкарылмаган булган, ягъни 40 ел буена. 2015 елның сентябрендә  «Моношәһәрләрне үстерү фонды» КБО финанслашуы буенча ремонт Моторная, Металлургическая, Индустриаль урамнарында, Сәнәгать һәм Торба тыкрыкларында ясалган. Яңартылган челтәрнең гомуми озынлыгы - 27 км.   

Чаллы кешеләрен бу масштаблы эшләр тәмамлану белән котлап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген юллар шәһәрләр өчен, димәк, муниципалитетлар һәм икътисад өчен дә “кан тамырлары” кебек кирәкле.    

«Илебез өчен катлаулы заманда Россия Федерациясе Хөкүмәте моношәһәрләргә, шул исәптән Чаллыга ярдәм итү турында карар кабул итте. Киләчәктә дә проектлар үсәчәк һәм Чаллының икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итәчәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Наил Мәһдиев әлеге проектны гамәлгә ашыруның мөһимлеген аерым билгеләп үтте.  

«Моношәһәрләрне үстерү фонды» КБО генераль директорының беренче урынбасары Сергей Карпов республика һәм Чаллы шәһәре җитәкчелегенең грамоталы гамәлләренә югары бәя бирде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Чаллы шәһәре мэриясе Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.