Сергей Степашин Рөстәм Миңнехановка "Россиянең финанс контролен ныгыту өчен" медален тапшырды

28.10.2010

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хисап Палатасы рәисе Сергей Степашин 2013 ел Универсиадасына төзелә торган спорт объектлары, аларның төзелеше турында сөйләште.

Очрашу Казан Кремлендә узды.
 
Сергей Степашин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка "Россия контроль-хисап органнары Ассоциациясенең "Россиянең финанс контролен ныгыту өчен" медален тапшырды.
 
Очрашуда ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте.