Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Федерал-Могул» ҖЧҖнең автокомпонентлар җитештерү производствосында булды

07.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Федерал-Могул» ҖЧҖнең автокомпонентлар җитештерү производствосында булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры АльБерт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "Моношәһәрләр үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Сергей Карпов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ГАҖ Сергей Когогин, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн һәм башкалар озата йөрде. 

Пешкәкләр һәм пешкәк гильзалары, цилиндр боҗралары җитештерүче предприятие 2008 елда эшли башлаган. Ул чорда Казанда Федерал-Могул Корпорациясе (АКШ) һәм "КАМАЗ" ГАҖ арасында Чаллыда уртак предприятие ачу турында килешү имзаланган. Бер елдан соң КАМАЗга биредә ясалган пешкәкләрнең беренче партиясе килгән, ә 2012 елда бөтен пешкәк боҗралары һәм цилиндр гильзалары "Федерал-Могул"да җитештерелгән. 

Рөстәм Миңнеханов производствоны карады, аннан метал кою участогында һәм механик эшкәртү линиясен, термоэшкәртү участогын, продукцияне ахыргы тикшерү бүлеген карады. 

Производство турында аңлатмаларны Federal Mogul Powertrain Vostok GmbH идарә директоры Уве Плаксин биреп барды. Аның сүзләренчә, бүген предприятиенең гомуми мәйданы 8 мең кв. метр тәшкил итә. Барлыгы 230 хезмәткәр эшли. 2015 елда продукция сатудан табыш 1 млрд. 118 млн. сум булган. 

ТР Президентына шулай ук КАМАЗ автомобильләре өчен цилиндр гильзалары эшләнмәләрен җитештерү буенча метал кою производствосының яңа проектын тәкъдим иттеләр. Аны быел эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проект куәте - елына 450 мең кою. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, инвестицияләрнең гомуми күләме 430 млн. сумга җитә. Өстәмә 1700 кв. метрлык яңа корпус төзү каралган. Компания вәкилләре сүзләренчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру 40тан артык кешене эш белән тәэмин итәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.