Татарстан Президенты эш визиты белән Чаллыда

07.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - шәһәрнең сәнәгать зонасында юл челтәрен төзекләндерү эшләрен тәмамлауга багышланган тантаналы чарада катнашу. 

2015 елда Моношәһәрләрне үстерү фонды финанславы ярдәмендә Чаллы сәнәгать зонасында юлларны төзекләндерү эшләре башланды. Яңа юл капламы Моторная, Металлургическая, Индустриаль урамнарында, Сәнәгать һәм Торба тыкрыкларында ясалды. Яңартылган челтәрнең гомуми озынлыгы - 27 км. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов берничә производсво карарга җыена. Аерым алганда, автомобиль өлешләре җитештерүче «Федерал-Могул» ҖЧҖ, «ТЭМПО» Кама металл эшкәртү комбинатында, «CNH Industrial» авыл хуҗалыгы һәм төзелештә файдаланыла торган машиналар җитештерү предприятиесендә.

Шулай ук ТР Президенты планнарында - чит илләрдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы машиналарын йөртү һәм аларны карауны камилләштерүгә юнәлдерелгән «CNH Industrial» укыту үзәгенә бару.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.