Дмитрий Медведев Чаллыдагы торак йортларның берсендә җылылык узелының эшләве белән танышты
26.10.2010Бүген РФ Президенты Дмитрий Медведев Чаллыдагы торак йортларның берсендә (14нче комплекста) җылылык узелының эшләве белән якыннан танышты. Аны сәфәрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Әлеге җылылык узелы йортны җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүне көйләү һәм кулланылышны исәпләп баруның автоматлаштырылган системасыннан гыйбарәт. Билгеле булганча, Чаллы торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү буенча республикада авангардта бара. Биредә торак-коммуналь объектларының барысы да хисаплау приборлары белән җиһазландырылган. Җылылыкны көйләү җиһазлары белән тәэмин ителеш тә тәмамланып килә - 82 процент. Ә республика буенча хисаплау приборлары белән тәэмин ителеш 50-55 процент тирәсе, көйләү җиһазлары белән тәэмин ителеш 60 процент тирәсе. Җылылык һәм кайнар су белән тәэмин ителешне контрольдә тоту, көйләү һәм исәпләү приборларын торак йортларга урнаштыруны республикада 2012 елның 1 гыйнварына төгәлләү бурычы куелган.
Ә бүген РФ Президенты автомобильләр төзүчеләр каласында танышкан җылылык узелына килгәндә, ул урнашкан 3 блоклы күпкатлы йортны биредә “акыллы йорт” дип йөртәләр. Ул электр, җылылык энергиясе, җылы су белән тәэмин ителешне хисапка алу һәм көйләү приборларының тулы автоматлаштырылган системасы белән җиһазландырылган. Бу система тулысынча автоматлаштырылган, эшләве өчен оператор ярдәме таләп ителми. Операторлар исә техник хезмәт күрсәтү белән генә мәшгуль. Белгечләр сүзләренә караганда, система составына кергән датчиклар урамдагы һава температурасына бәйле рәвештә җылылык бирүне автоматик рәвештә көйли. Автомат система узган елгы аномаль суыклар вакытында да бернинди хилафлыклар килмичә, төгәл эшләгән. Җылылыкны көйләү һәм хисаплауның мондый автоматлаштырылган системалары тышкы температурага бәйле рәвештә җылылык куллануны 10 проценттан 30 процентка кадәр киметергә мөмкинлек бирә икән. 2009\2010 елгы ягу сезонында РФ Президенты танышкан бу йорт буенча җылылык кулланган өчен 2,4 млн. сум түләүләр башкарылган. Автоматлаштырылган системаның булуы узган ягу чорында биредә 480 мең сумны, ягъни чыгымнарның 20 процентын экономияләү мөмкинлеге биргән. Биредә яшәүчеләр приборлар ярдәмендә фактта кулланылган җылылык өчен генә түләүгә сөенеп бетә алмый.
Шунысын әйтергә кирәк, Чаллыда җылылыкны исәпкә алу һәм көйләүнең бердәм автоматлаштырылган системалары челтәре булдырылган. Ягъни барлык йортлар шул челтәргә ялганган. Шул рәвешле аларда җылылыкны исәпкә алу һәм җылылыкны көйләү приборлары күрсәткечләре бердәм диспетчерлык пультына кабул ителә. Аның ничек эшләве бүген Дмитрий Медведевка да тәкъдим ителде.
ТР Президенты матбугат хезмәте.