Илдар Халиков: “Төркия ТРның иң мөһим стратегик партнерларының берсе”

20.10.2010

Төркия Татарстан Республикасының иң мөһим стратегик партнерларының берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Төркия Республикасы тышкы сәүдә генераль секретаре Әхмәт Якыджи белән очрашуда белдерде.

И.Халиков сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасын күп нәрсә бәйли, бу элемтәләрне сакларга һәм арттырырга кирәк.

ТР Премьер-министры Әхмәт Якыджига бүген Казанда ачылган Россия-Төркия эшлекле форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

И.Халиков сүзләренчә, мондый элемтәләр Татарстан икътисады өчен кирәк. Ике яклы мөнәсәбәтләргә 15 ел элек старт бирелгән. Бүген Төркия Татарстанның эре икътисади партнерлары өчлегенә керә.

Беренче ярты еллыкта Төркия белән Татарстан арасындагы тауар әйләнеше 870 млн. АКШ долларыннан арткан, дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Бүген республика базарында Төркия капиталы катнашы белән 270 коммерция оешмасы эшли һәм Төркия республикада уртак предприятиеләр саны буенча башка илләр арасында беренче урында тора.

“Бүгенге форумда Төркия компанияләренең автокомпонентлар җитештерү өлкәсендәге уртак проектлар һәм хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын күрдек”, - диде Илдар Халиков. Ул форум кысаларындагы эшлекле элемтәләр уңай нәтиҗәләр бирәчәгенә ышаныч белдерде.

Төркия Республикасы тышкы сәүдә генераль секретаре Әхмәт Якыджи шулай ук очрашулар, форумда катнашу, бизнес-делегацияләр белән алмашу Татарстан белән Төркиянең икътисади мөнәсәбәтләрен ныгытачак, дип белдерде.

Ул “Төркия авиалинияләре”нең Татарстан Республикасына авиарейслар санын арттыру мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.

Әхмәт Якыджи шулай ук Төркия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне нык һәм динамик итү теләген белдерде