Рөстәм Миңнеханов: «КАМАЗ» республиканың гына түгел, бөтен илебезнең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә

24.06.2016

Татарстан Республикасы «КАМАЗ» ГАҖ кебек мөһим һәм кирәкле предприятиегә һәрвакыт ярдәм күрсәтәчәк.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ («Ростех» дәүләт копорациясенә керә) акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте.

Чара Чаллыда узды, анда шулай ук «Ростех» ДК генераль директоры Сергей Чемезов та катнашты.

Акционерлар 2015 елда компания эшчәнлегенең йомгакларын карадылар.

Төп нотык белән «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин чыгыш ясады.

«Бүген без Татарстанның иң эре предприятиеләренең берсе эшенә йомгак ясыйбыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. – «КАМАЗ» республиканың гына түгел, бөтен илебезнең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге икътисадый вәзгыятькә бәйле рәвештә, автомобиль базарында җитештерү кимү күзәтелә, әлбәттә, бу «КАМАЗ» ГАҖ күрсәткечләрендә дә чагыла. Ул зур йөк автомобильләренә ихтыяҗ кимүнең төп факторларын атады, шул исәптән кредит ресурсларының кыйбатлануы, төп сәнәгать секторларында җитештерү күләмнәре кимү, инвестицияләр темплары әкренәю һәм башкалар.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, продукцияне экспортлау зур әһәмият ала бара.

«КАМАЗ» ГАҖ продукциясен 2015 елда иң күп импортлаучы – Казахстан.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Татарстанда продукция экспортлауга зур игътибар бирелә.   

«Күптән түгел Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары  Игорь Шувалов рәиселегендә 2016 елның 10 июнендә Казанда узган киңәшмәдә Татарстан белән Россия экспорт үзәге арасында килешү төзелде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Экспорт үзәге белән хезмәттәшлек кысаларында Сәнәгать министрлыгы, Икътисад министрлыгы «КАМАЗ»ны экспортка ярдәм буенча барлык федераль программаларга җәлеп итү мөмкинлеген карарга тиеш».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ерак чит илләргә экспортлау өлешен арттыру өстенлекле бурыч булырга тиеш. 

Ул шулай ук агымдагы шартларда республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча да эшләр алып баруга басым ясады. 

«Кичә без «Газпром» Директорлар советы рәисе Виктор Зубков катнашында республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча киңәшмә уздырдык, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Республикада җәмәгать транспортын һәм ТКХда, АСКда махсус техниканы тулысынча газ-мотор ягулыгына күчерү бурычы куелды. Шуңа бәйле рәвештә үткән ел «КАМАЗ», «Газпром» белән бергә, газ двигательләре куелган автомобильләр җитештерүгә кереште».

«Ышанам, башкарылган эшләр нәтиҗәсендә «КАМАЗ» билгеләнгән курс буйлап барлык кыенлыкларны җиңеп чыгар һәм иң кыю проектларын гамәлгә ашырыр. Предприятиегә – алга китүен, барыгызга да эшегездә уңышлар телим», - диде Рөстәм Миңнеханов, йомгак ясап.

Татарстан Президенты предприятие уңганнарына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.  

Акционерларының еллык гомуми җыелышы тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Когогин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирделәр. 

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»да вакытлыча эш белән тәэмин итү федераль программасы үтәлеше турында сөйләде. Төп финанс йөкләнеше – федераль дәрәҗәдә, Татарстан Республикасы да программаны финанслауда катнаша.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.