Казанга «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков килде

23.06.2016

Бүген Татарстанга «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Зубков килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков каршы алды. 

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Зубков Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак. Чара Зеленодольскта, «А.М. Горький ис. Зеленодольск  заводы» ААҖ базасында булырга тиеш. 

Моннан тыш, «Газпром» ГАҖ Директорлар советы рәисе Зеленодольскта, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә автомобильләргә газ тутыру буенча өч яңа компрессор станциясен файдалануга тапшыру тантанасында видеоконференцэлемтә режимында катнашырга ниятли.

Шулай ук Виктор Зубковның эш программасында – А.М. Горький ис. Зеленодольск заводы эшчәнлеге белән танышу.      


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.