Рөстәм Миңнеханов IV республика ифтарында катнашты

22.06.2016

Кичке сәгать алтыга кадәр үк инде Kazan-Arena янына республиканың төрле районнарыннан республика ифтарына чакырылган мөселманнар җыела башлады. Стадион территориясендә ярминкә дә оештырылган иде. Шулай ук чара кысаларында «Мин хәләл ризык кына ашыйм» акциясе дә узды.

Ифтар башланыр алдынан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин журналистларга белдергәнчә, бүген мөселманнар өчен мөһим көн – Рамазан аеның 17 кичәсе –  Бадердәге сугыш көне, шулай ук Бөтендөнья хәләл көне.

Ул хәбәр иткәнчә, республика ифтарына билетларны Татарстан районнарындагы мохтаҗ мөселманнарга Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте мөхтәсибияте аша таратканнар. Билетлар кичә генә беткән.

Татарстан ифтарын Зеленодольск районы имам-мөхтасибе Габделхәмит хәзрәт Зиннатуллин Коръән сүрәләре укып башлады, аннары Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды.

Мөселманнрга сәламләү сүзе белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин мөрәҗәгать итте.

20.32 ахшам намазы укылды, шуннан соң ифтар булды.

IV республика ифтарында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Республика ифтарында катнашучы мәртәбәле кунаклар арсында – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры  Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, илнең башка төбәкләреннән килгән дин әһелләре, республика кешеләре. 

Искәртәбез, ифтарны оештыруда һәм уздыруда оештыручылар  сыйфатында  волонтерлар йөрде. Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иң яшь волонтерга 16 яшь, иң өлкәннәренә – 80 һәм 74 яшь.


"Татар-информ" МА