Илдар Халиков «Развитие» иҗтимагый инициативаларга һәм социаль программаларга ярдәм күрсәтү илкүләм фонды җитәкчелеге белән очрашты

22.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Развитие» иҗтимагый инициативаларга һәм социаль программаларга ярдәм күрсәтү илкүләм фонды җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башкалар катнашты.

Илдар Халиков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде һәм актуаль социаль проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру өлешендә фондның аерым әһәмиятен ассызыклады.

Очрашу барышында киләчәк хезмәттәшлек, иҗтимагый инициативаларны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.