Бүген Улан-Баторга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголия Президенты Цахиагийн Элбегдорж белән очрашты.
Очрашу Монголия Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
Монголия – Россиянең вакыт сынавын узган ышанычлы стратегик партнеры, диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. Без дәүләтләребез җитәкчелегенә һәм хөкүмәтләребезгә төбәкара хезмәттәшлектә шартлар тудырган өчен рәхмәтле, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты, һәм үз дәрәҗәбездә бу хезмәттәшлекне үстерергә тырышачакбыз.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлегә Татарстан белән Монголия арасында товар әйләнеше күләме югары түгел, ул 11,4 млн. АКШ доллары тәшкил итә. Бу хәлне яхшырту өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, шул ук вакытты туризм, мәгариф, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм спорт өлкәсендә дә хезмәттәшлекне ныгытырга кирәк.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый потенциалы турында кыскача мәгълүмат бирде. «Татарстан – Россиянең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләреннән берсе. Без – нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче республика. Бездә автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар җитештерелә, машина төзелеше продукциясе чыгарыла. Сәнәгать товарларының 50%тан артыгы экспортка китә», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Очрашу азагында Монголия Президенты һәм Татарстан делегациясе әгъзалары истәлеккә дип фотога төштеләр.