Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Монголия Сәнәгать министрлыгының Дәүләт секретаре Даваагийн Нямху белән очрашты. Татарстан делегациясе ТР Президенты җитәкчелегендә Монголягә эш визиты белән килде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, визитның төп максаты - сәүдә-икътисадый, инвестицион, гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү, яңа элемтәләр булдыру.
ТР Президенты әлеге визит Татарстан һәм Монголия компанияләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтүгә ярдәм итәр дигән өметен белдерде.
"Бүген Татарстан-Монголия эшлекле форумы үтте. Без Монголия җитәкчелегенә аны оештруда ярдәм итүләре өчен рәхмәтле. Әлеге чара кысаларында безнең сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешү имзаланды", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Без Монголияне машина төзелеше, автомобиль төзелеше, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы продукциясе белщн тщэмин итщргщ телибез, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Монголиядә җитештерелүче товарларга да, аеруча авыл хуҗалыгы өлкәсендә, Татарстанда ихтыяҗ бар.
"Бүген иртән без "Гоби" кәшемир фабрикасында булдык. Бу - үсәргә мөмкинлекләре зур булган бик җитди производство. Ләкин чималның күпчелек өлеше экспортка китә икән. Сез Россия территориясендә кием тегү производствосын урнаштыру мөмкинлеген карый аласыз, шул рәвешле безнең базарда ныгыр идегез", - дип тәкъдим итте ТР Президенты.
Монголия Сәнәгать министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул билгеләгәнчә, Монголия җитәкчелеге сәнәгать секторын үстерүгә басым ясый. Бүген Монголия территориясендә елына 1 млн. тонна нефть чыгарыла, аны Кытайга экспортка җибәрәләр. Шул ук вакытта Монголия чит ил нефть продукциясе импортына турыдан-туры бәйле. Яңа үсеш стартегиясе буенча якындагы елларда нефть чыгаруны 2 млн. тоннага җиткерү һәм нефть эшкәртү заводларын төзү каралган.