Бүген Улан-Батор шәһәренә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең ике көнлек эш сәфәре кысаларында «Монголия-Татарстан» икътисадый форумы узды.
Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Монголия Милли сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Б. Лхагважав, Россия Федерациясенең Монголиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Искәндәр Азизов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан һәм Монголия бизнесы вәкилләре катнашты.
Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. «Делегациябез исеменнән бу залда җыелган һәм Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә теләүче Монголия бизнесы вәкилләрен сәламлим», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Монголия җитәкчелегенә төбәкара үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
«Безнең делегация составында Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, депутатлар, министрлар, алдынгы предприятиеләребез вәкилләре бар. Әлеге визит барышында Татарстан Республикасы һәм Монголия эшлекле даирәләре хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен ачарлар, уртак проектлар турында сөйләшеп килешерләр», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Монголия партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Монголиягә Татарстанның нефть һәм нефть химиясе продукциясе, КАМАЗ автомобильләре, җайланмалар, азык-төлек продуктлары һәм башкалар китерелә. Шул ук вакытта товар әйләнеше дәрәҗәсе югарырак та булырга мөмкин, дип саный Рөстәм Миңнеханов. 2015 ел йомгаклары буенча ул 11,4 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, ул соңгы мәртәбә Монголиядә 2007 елда булган. Бу вакыт эчендә ил шактый үзгәргән һәм үсүен дәвам итә.
Монголия Милли сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Б. Лхагважав Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәт белдерде һәм, Монголиядә Татарстан Республикасы потенциалы белән яхшы танышлар, диде.
Аннары Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый потенциалын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов тәкъдир итте. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина үз чиратында Монголия эшкуарларын Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүдәге казанышлары турында сөйләде.
Форум азагында Рөстәм Миңнеханов барында Монголия Милли сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.