Татарстан Президенты Сеулда Көньяк Корея компанияләре җитәкчелеге белән берничә очрашу уздырды

20.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сеулда Көньяк Корея компанияләре җитәкчелеге белән берничә очрашу уздырды. «Apollo» компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда татарстанда бикләвеч арматура җитештерү проектын гамәлгә ашыру турында барды. 

«Apollo» вәкилләре хәбәр иткәнчә, бүген "Татнефть" ГАҖ продукция белән тәэмин итү буенча партнерлык хезмәттәшлеге гамәлгә ашырыла, киләсе этап - Татарстан Республикасы территориясендә производствоны локальләштерү. Рөстәм Миңнеханов Татарстанга әлеге проект кызыклы булуын раслады. 

Аннан «Hanjin D&B Co. Ltd» компаниясе җитәкчелеге белән очрашу булды. Әлеге машина төзелеш компаниясе бораулау техникасын җитештерә. Татарстан Президенты «Hanjin D&B Co. Ltd» вәкилләрен Татарстанның Карабаш поселогындагы "Нефть саммиты - 2016" катнашырга чакырды. 

"Hyosung Group" җитәкчелеге (химия сәнәгате өлкәсендә эшли, сәнәгать җиһазларын җитештерә) хәбәр иткәнчә, алар Россия базарында инде 10 ел эшли һәм Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә телиләр. Аерым алганда насос җиһазлары Менделеевсктагы "Аммоний" комплексында кулланыла. Хәзерге вакытта Татарстанда сервис үзәген ачу, ә киләчәктә производство ачу турында мәсьәлә карала. 

Рөстәм Миңнеханов пректлаучылар, техник хезмәтләр катнашында насосо җиһазлары кирәклеген билгеләү өчен семинар үткәрергә йөкләде. Әлеге җиһазлар нефть чыгаруда, энергетика һәм коммуналь хуҗалыкта да файдаланылалар. Татарстан Президенты эш төркемен оештырырга һәм эре компанияләрдәге насос җиһазларына аудит үткәрергә йөкләде. 

 LS Group компаниясе җитәкчелеге (энергетика, телекоммуникация җиһазлары, автоматлаштыру систамалары, авыл хуҗалыгы техникасы) белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек өчен ике төп юнәлешне билгеләргә тәкъдим итте - табигать газын сыекландыру өчен җайланмалар төзү һәм газ заправкалары станцияләрен үстерү. Ул «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллинга әлеге юнәлешне ьитщклщргщ кушты. 

"Kolon group" компаниясе җитәкчелеге белән ТР Президенты биофармацевтика, су чистарту өчен җиһазлар алу һәм Казан, Чаллыдагы "Водоканал" предприятиеләре белән хезмәттәшлек турында сөйләште. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.