Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен терлек азыгын әзерләү темпларын тизләтергә өндәде

18.06.2016

Татарстанда 280 мең тонна терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, үсемлекләр үссен өчен яхшы көннәр саклана. Уҗымлылар чәчәк ату чорын тәмамлап киләләр. Министр сүзләренчә, быел башаклар яхшы һава шартларында тулышты, әмма төрле корткычлар һәм авырулар саны арта бара. 

«Якын көннәрдә кайбер технологик гамәлләрне бик тиз һәм сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. Бу – корткычларга һәм авыруларга каршы көрәш, шулай ук яфраклар аша уңдырышлы матдәләр кертү. Шул ук вакытта язгы культурларны яклау чараларын да башкарырга кирәк», - диде ул.

М. Әхмәтов терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә аерым тукталды. Бүген республикада 280 мең тонна терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән (2015 ел белән чагыштырганда 20%ка артык). Алдынгылар рәтендә Зәй, Сарман, Нурлат, Актаныш һәм Азнакай районнары. Министр Әгерҗе, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чистай, Апас, Питрәч районнары җитәкчеләренә терлек азыгын әзерләү темпларын тизләтергә дип мөрәҗәгать итте.

Марат Әхмәтов ассызыклаганча, бер айдан Татарстан Республикасында урып-җыю эшләре башлана. Ул 1,9 млн.га мәйданда уздырылачак.  

Ул искәрткәнчә, яңа комбайннар сатып алырга теләүчеләр өчен «1432» программасы эшли. Шулай ук Росагролизинг схемасыннан, «ТПЯ» («Техника паркын яңарту») программасыннан һәм «40/60» республика программасыннан файдаланырга мөмкин.

Нотык белән шулай ук Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин да чыгыш ясады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.