Бүгенгә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре 781 объектта башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 474 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен барлыгы 6 млн. 944 мең сумлык 176 карар чыгарылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 378 әгъзасына тикшерү уздырылган.
ДТИ мәгълүматы буенча 2016 елда 41 муниципаль берәмлектә 2033 инспекцион тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 22 техник иминлекне бозу факты ачылган.
Министр искәрткәнчә, КФЙга капремонт программасы буенча 41 муниципаль берәмлек катнаша (Әтнә, Әлки, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре). Сүз гомуми мәйданы 4,7 млн.кв.м булган 830 күп фатирлы йорт турында бара. Финанслау күләме – 4 млрд. 725,0 млн. сум. Бүгенгә эшләр 781 объектта башланган.
Урыннардагы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне аерым контрольдә тотарга кушты.
Шулай ук 95 мәгариф учреждениесенә капремонт ясала, диде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры. Гомуми белем мәктәпләре буенча төзелеш-монтаж эшләре ике атнада 5,8% тәшкил итә, коррекцион мәктәпләр буенча - 3%, балалар бакчалары - 5,7%.
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, мәктәпләргә ремонт буенча бюджеттан тыш акчаларны активрак җәлеп итәргә кирәк. Сүз бары тик спонсор ярдәме турында гына бара, дип өстәп куйды Рөстәм Миңнеханов. «Безнең торгызу эшләрен уртак көчләр белән алып бару мисалларыбыз бар. Мәктәпне тәмамлаучылар ярдәм күрсәтте. Мәктәп булса – авыл яши», - диде ул.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, оешып килүче ресур үзәкләренә (колледжларга) капремонт эшләре барлык 8 объектта да бара. Төзелеш эшләре 50,9%ка үтәлгән. Ике атнада үсеш – 6,2%.
43 мәдәният учреждениесенә ремонт тәмамланып килә. Үзләштерү - 95%. Финанслау күләме – 329,15 млн. сум.
23 яшүсмерләр клубына капремонт төгәлләнгән. 4 объектта эшләр дәвам итә.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры сүзләренчә, 2016 елда республиканың 20 районында һәм шәһәрендә 21 су саклау зонасын төзекләндерү карала. Эшләр тәмамланырга тиеш: 2016 елның 1 июленә 4 объектта (Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Сарман), 31 июленә 5 объектта (Актаныш, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Балык Бистәсе), 30 августка 8 объектта (Арча, Бөгелмә, Зеленодольск, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Саба, Спас (2), Чаллы шәһәре, Казан шәһәре).
Азакта Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген кайбер дәүләт структуралары һәм төрле компанияләр бер көнлек хезмәт хакларын «Яңарыш» тарихи һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызуның республика фондына күчерделәр. Акчалар Болгар ислам академиясен төзүгә һәм Казан Мәрьям-ана иконасы соборын торгызуга китәчәк. Татарстан Республикасы Президенты республиканың барлык кешеләрен бу хәйрия гамәленә кушылырга өндәде. «Бу – православиелеләр өчен дә, мөселманнар өчен дә бик мөһим гамәл. Барлык акчалар ике объектка тигезләп бүленәчәк», - диде ул.