Илдар Халиков: Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан турыдан-туры рейсын «Европага тәрәзә» дип атарга була

17.06.2016

Бүген «Казан» халыкара аэропортында Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан маршруты буенча беренче авиарейсны тантанлы рәвештә каршы алдылар. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков  һәм «Аэрофлот – Россия авиаюллары» ГАҖның финанслар һәм челтәргә,  керемнәргә идарә буенча генераль директоры урынбасары Шамил Кормашов катнашты.

Искәртәбез, Татарстан башкаласыннан самолёт бүген иртән немец шәһәренә очкан иде.  
 
Казан аэропортында һава судносын импровизацияләнгән су аркасы белән каршы алдылар. Шуннан соң һава судносына пассажир трапын китерделәр,  Илдар Халиков һәм Шамил Кормашов символик тасманы кистеләр. Рейсның беренче пассажирларыннан берсе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. 

Журналистлар белән аралашканда Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләп үткәнчә, соңгы елларда «Казан» халыкара аэропорты күп юнәлешләр ачуга карамастан, бу рейс республика өчен аерым исәптә. Беренчедән, «Франкфурт-на-Майне» – дөньяның иң эре аэропортларыннан  берсе. Икенчедән, бу хәл Татарстан Республикасының күп кенә немец эшлекле партнерлары белән багланышларын ныгытырга ярдәм итәчәк. Өченчедән, бу рейс гражданнарыбыз өчен Европа илләрен якынайтачак. 

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Германия буйлап сәяхәт итү өчен Аэрофлот пассажирлары Германия Тимер Юллары (Deutsche Bahn AG) белән Rail & Fly уртак программасыннан файдалана алачак. Тимер юлда йөрү бәясе  Аэрофлот авиабилеты бәясенә кертелергә мөмкин: эконом класста ул 40 евро тәшкил итә. 

 

Илдар Халиков, Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан турыдан-туры рейсын «Европага тәрәзә» дип атарга була, диде.  

«Аэрофлот – Россия авиаюллары» ГАҖның финанслар һәм челтәргә,  керемнәргә идарә буенча генераль директоры урынбасары Шамил Кормашов ассызыклаганча, Казан Аэрофлотның маршрут картасында иң мөһим нокталарның берсе булып тора. 

«Без Татарстанны икътисадый куәтле перспектив төбәк дип саныйбыз. Аэрофлот республика җитәкчелегенә безгә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтле», - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.