Казанда Татарстанның иң яхшы табибларын игълан иттеләр

17.06.2016

Казанның «Пирамида» КСКда бүген Татарстанның иң яхшы табибларын игълан иттеләр. Анда «Ак чәчәкләр – Ел табибы» IX республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.    

«Үткән ел без куйган максатларыбызга ирештек. Үлем-китемнәр саны  кимеде. Бары тик 1,6 процентка булса да кимеде, ә бу исә 475 кеше гомере», - дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Быел конкурс биш номинациядә узды: «Ел табибы», «Беренчел звеноның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм  «Сәламәтлек саклау легендасы».

Иң беренче итеп «Елның медицина хезмәткәре» номинациясендә җиңүче игълан ителде. Түбән Кама үзәк район күп профильле сырхауханәсенең 1 нче поликлиникасы өлкән шәфкать туташы Аския Нурисламовага бүләкне Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм  Татарстанның халык артисты, Россиянең һәм Башкортостанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов тапшырдылар. 

Беренчел звеноның иң яхшы табибы итеп Лениногорск ҮРСнең табиб-терапевты, участок табибы, Иске Куак табиб амбулаториясе мөдире Павел Кудашкин танылды. Бүләкне аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм РФА әгъза-мөхбире, Мәскәүнең баш урологы Армаис Камалов тапшырды.  

«Уникаль очрак» номинациясендә җиңүчене «Ел табибы» конкурсын уйлап табучы, Татарстан Республикасының элеккеге сәламәтлек саклау министры, хәзер Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов атады.  

«Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясендә җиңүчене Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин атады. Меланья Анисимова Татарстанның сәламәтлек саклау системасында 34 ел хезмәт иткән.  

«Ел табибы» төп номинациядә җиңүче исеменә Казан дәүләт медицина университетының кардиология кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының белгеч-кардиологы һәм Россия кардиология җәмгыяте вице-президенты Альберт Галявич иреште. Күбесенчә аның инициативасы буенча миокард инфаркты белән авыручыларның госпиталь үлем-китеме саны тарихи минимумына җиткән.

Аңа бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

Ел табибы билгеләп үткәнчә, конкурс финалына үткән ике көндәшен үзенең коллегалары дип саный, алар да минем кебек үк җиңүгә лаек, диде ул.  

Татарстан Республикасы Президентының махсус призы –«Лада Гранта» автомобиле белән Кайбыч ФАП мөдире, Буа ҮРС фельдшеры Дания Ваһапова бүләкләнде.


"Татар-информ" МА.