Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында "Стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма, "Ворлдскиллс Россия" һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" берлеге һәм Россия Федерациясе субъектлары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка имзаларын Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, "Ворлдскиллс Россия" һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйдылар.
Документ сәнәгый үсешне тәэмин итү өчен региональ кадрлар стандартын кертүне күз алдында тота.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, һөнәри осталык буенча чемпионатны үткәрү бөтен ил өчен мөһим. Аның сүзләренчә, кызганычка каршы, соңгы вакытта эшче һөнәрләр әһәмияте кимеде. Һәм Россиянең "Ворлдскиллс"ка керүе һәм әлеге хәрәкәтне хуплавы аның кирәклеген раслый. Ул яшьләргә - киләчәк эшче кадрларга һәм эшкуарларга да - киләчәк эш белән тәэмин итүчеләргә кирәк.
Без спортчыларыбыз, Олимпия чемпионаррыбызны беләбез һәм горурланабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, ләкин эшче һөнәрләр чемпионнары кимрәк түгел - алар илгә хезмәт итә, аның иминлеге өчен тырыша, аларның хезмәте ил икътисадына файда китерә.
Имзалау ахырында барысы да Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышына юнәлде, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгышы көтелә.