Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә «Сетевая компания» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышын узды.
Җыелышта 2015 ел йомгаклары буенча компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре каралды.
Үткән ел компания эшчәнлегенең стратегик юнәлешләре буенча уңай нәтиҗәләргә ирешкән, болар – электр челтәре комплексының нәтиҗәле эшләве, кулланучылар өчен энергетика инфраструктурасының мөмкин булуы, клиент сервисы үсү, шулай ук объектларны һәм җайланмаларны модернизацияләү һәм реконструкцияләү.
2015 ел йомгаклары буенча компаниянең килере 23,3 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән электр энергиясен тапшыру буенча хезмәт күрсәтүләрдән – 22,1 млрд. сум, технологик тоташулардан – 1,1 млрд. сум.
Кулланучыларны ышанычлы һәм өзлексез электр белән тәэмин итү максатларында, компания планнан тыш электр энергиясен сүндереп торуны киметү, шулай ук электр энергиясен өзеп тору вакытын киметү юллары белән планлы эш алып бара.
2016 елга компаниянең өстенлекле бурычлары – кулланучыларны ышанычлы һәм өзлексез электр белән тәэмин итү, челтәр инфраструктурасын үстерү, инновацион технологияләрне һәм алдынгы техник хәл ителешләрне гамәлгә кертү.
Акционерларның гомуми җыелышы 2015 елга еллык хисапны һәм еллык бухгалтер хисабын раслады.
Еллык гомуми җыелышта Директорлар советы һәм Ревия комиссиясе составы сайланды.
Утырыш азагында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков компаниянең тотрыклы эшчәнлеген югары бәяләде. Ул компания җитәкчелегенә һәм персоналга уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде.