Рөстәм Миңнеханов янә Россия инновацион регионнары ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды

17.06.2016

Бүген Петербург халыкара икътисадый форум мәйданчыгында Россия инновацион регионнары ассоциациясе әгъзаларының еллык гомуми җыелышы узды.

Чарада ассоциация җитәкчеләре, үсеш институтлары, башкарма хакимият органнары вәкилләре, шулай ук 14 РИРА әгъзалары булган регион башлыгы катнашты. 

Утырышны ачып, Татарстан Президенты, Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм ассоциациянең казанышлары белән уртаклашты.

"Тулаем төбәк продуктының алты өлештән артыгы, фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә чыгымнарның биштән бере, технологик инновацияләргә чыгымнарның чиреге һәм Россиянең барлык инновацион  продукциясенең биштән бере Россиянең инновацион төбәкләр ассоциациясе төбәкләренә туры килә. Без уңышлы һәм динамикалы үсеш кичәрәбез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта ул ассоциация эшенә алга таба нәтиҗәле эшләү өчен кайбер үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. "Безгә комитетлар структурасын оптимальләштерү, аларның идарә органнарына федераль хакимият һәм эксперт берләшмәләр вәкилләрен кертү зарур", - диде Россия инновацион төбәкләр ассоциациясе рәисе.

Җыелыш барышында ассоциация уставына төзәтмәләр кабул ителде, Совет әгъзалары сайланды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янә  Россия инновацион төбәкләр ассоциациясе рәисе итеп бертавыштан сайланды.

Рөстәм Миңнеханов аңа ышанулары өчен рәхмәт белдерде һәм оешмада ротация булырга тиешлеген ассызыклады.

Шулай ук Советның яңа әгъзалары сайланды - Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе генераль директоры Александр Браверман, Сәнәгать үстерү фонды директоры Алексей Комиссаров, Фәнни-техник өлкәдә кече формадагы предприятиеләргә ярдәм итү фонды директоры Сергей Поляков һәм РОСНАНО инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды директоры Андрей Свинаренко. 

РИРАның яңа директоры итеп РАНХиГС проректоры Иван Федотов сайланды. Ул Ассоциациянең яңа стратегиясен тәкъдир итте. Аның фикеренячә РИРА структурасы, актуаль мәсьәләләргә карап, үзгәреп торырга тиеш.

Чара ахырында Россия инновацион  регионнары ассоциациясе, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) һәм Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү корпорациясе арасында өчьяклы килешү имзаланды. 

Документка имзаларын РИРА Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов, РАНХиГС ректоры Владимир Мау һәм Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү корпорациясе башлыгы Александр Браверман куйдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.