ТР Президенты Аппараты һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре ике көнлек эш хакын "Яңарыш" тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондына күчерделәр. Әлеге акчалар Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы Собрын торгызуга барачак.
Әлеге хәйрия акциясендә шулай ук Казан мэриясе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, "Генерирующая компания" ААҖ, "Электроприбор" Казан заводы ААҖ, Чүпрәле районының "Цильна" ҖЧҖ һәм башка ведомство һәм предприятиеләре хезмәткәрләре катнаша. Алар "Яңарыш" фондына бер көнлек хезмәт хакларын күчергән.
Татарстан Республикасы рухи үзәкләренә бар кеше ярдәм итә ала.
"Коммерцияле булмаган оешма "Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды" түләү реквизитларын бу сылтама буенча белеп була: http://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/671738.htm