Кече һәм урта бизнес өчен уку-укыту программалары, Россиянең бүтән төбәкләре тәҗрибәсен куллану, шулай ук авылдагы эшкуарларның гаять зур потенциалын файдалану – барлык бу мәсьәләләр инвестицион климат торышын яхшыртырга ярдәм итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климатның илкүләм торышы нәтиҗәләрен игълан итү чарасында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Рейтинг йомгакларын Петербург икътисадый форумы кысаларында Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) генераль директоры Андрей Никитин игълан итте.
Чараның модераторы – «Сколково» Мәскәү мәктәбе ректоры Андрей Шаронов.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климатның илкүләм торышы буенча беренче урынны яулады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан эшкуарларга ярдәм темасына башка төбәкләрдән алданрак мөрәҗәгать иткән иде. Без кече һәм урта бизнеска ярдәм, индустриаль мәйданчыклар булдыру һәм алар өчен шартлар тудыру белән актив шөгыльләнәбез, диде ул.
«Могҗизалар булмавын аңларга кирәк, һәм бөтенесен берьюлы эшләп булмаганны да беләбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без элегрәк «Мастер» Кама индустриаль паркы, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы кебек эре сәнәгать мәйданнарына игътибар итсәк, бүген инде муниципаль районнарга игътибарны юнәлттек. Татарстанда эшкуарлар өчен һәр районда индустриаль мәйданчыклар булдырылды, хәзер алар 50ләп».
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, авылда эшкуарлык өчен потенциал гаять зур. Аерым алганда, бу – фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары.
«Мондый рейтинглар - әлбәттә, файдалы эш. Без башка төбәкләрдән дә күп нәрсәләр алабыз, аларның тәҗрибәсен өйрәнәбез. Бүген илдә уңай мисаллар күп, әгәр төбәк беренче унлыкка кергән икән, бу бик шәп!»
Рөстәм Миңнеханов чыгышын комментарлап, чара модераторы Андрей Шаронов Татарстанның беренче унлыкка керү белән чикләнеп калуына бик зур шиге булуын белдерде.
Соңрак «Беренче канал» журналистлары сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, инвестицион климатны яхшырту буенча барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга кирәк, шул исәптән кече һәм урта бизнес институтларын да. Аның сүзләренчә, Стратегик инициативалар агентлыгы, Кече һәм урта бизнеска ярдәм корпорациясе зур эш алып бара, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы күп программаларны гамәлгә ашыра.
«Без, ярдәм итүче юк, дип зарланырга өйрәнгән, барлык программаларны да файдаланырга кирәк, шул исәптән федераль дәрәҗәдә дә».
Журналистлар сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, чынлыкта федерациянең һәр субъектында, теләсә кайсы төбәктән килеп, теләсә нинди бизнес ачу мөмкинлеге өчен шартлар булырга тиеш.