Петербург икътисадый форумы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Сбербанк оештырган "Нефтьтән соң тормыш" эшлекле иртәнге ашта катнашты

17.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сбербанк оештырган "Нефтьтән соң тормыш" эшлекле иртәнге ашта катнашты.

Чара Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында үтте. Әңгәмәне гадәттәгечә Сбербанк президенты, Идарәсе рәисе Герман Греф алып барды. 

"Бүгенге әңгәмә темасы төп нигез булып тора, - дип билгеләде Герман Греф. - Төп мәсьәләләрне без бик гади куйдык: нефть кая, без кая һәм безгә нишләргә". 

Чарада чыгыш ясаучылар арасында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия финанслар министры Антон Силуанов, Россия энергетика министры Александр Новак, Россия икътисадый үсеш министры Алексей Улюкаев, Санкт-Петербург дәүләт университетының мәдәният һәм фән факультеты деканы Алексей Кудрин, Royal Dutch Shell баш башкарма белгече Бен ван Берден, McKinsey & Company баш идарә директоры Доминик Бартон булды.

Эшлекле иртәнге ашта катнашучыларны аеруча кызыксындырган мәсьәлә - 10-20 ел дәвамында Россия өчен инерцияле сценарийның төп куркынычлыгы нидә? Күбесенең фикеренчә, бу - алдынгы илләрдән нык артта калу, шул исәптән технологияләр өлкәсендә. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.