2016-2018 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Татарстан Республикасы белән Ленинград өлкәсе арасында килешү имзаланды.
Документ Санкт-Петербургта Петербург икътисадый форумы кысаларында төзелде. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко кул куйды.
Очрашу барышында Александр Дрозденко билгеләп үткәнчә, Татарстан – башкаларга үрнәк булырлык төбәк. Губернатор Татарстанда 2013 елда булган, аеруча кызыклы проектлар арасында ул Казандагы югары технологияләр технопаркы ИТ-паркны, «Электрон Хөкүмәт», электрон документлар әйләнеше проектларын һәм башкаларны атады. Без дә Татарстан тәҗрибәсен кече һәм урта эшкуарлыкта кулланабыз, диде ул.
Александра Дрозденко сүзләренчә, Ленинград өлкәсе белән Татарстан арасында сәламәтлек саклау, социаль яклау өлкәсендә яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан.
Моннан тыш, губернатор Рөстәм Миңнехановка Татарстанның Ленинград өлкәсендәге Сабантуйны әзерләүәге һәм уздырудагы ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Ленинград өлкәсе губернаторы Рөстәм Миңнехановны сабантуйларның берәрсенә килергә чакырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, бүген Сабантуй милли бәйрәме илнең 50дән артык төбәгендә билгеләп үтелә.
Сабантуйга сездә 100 меңнән артык кеше җыелу аны оештыру дәрәҗәсенең югары булуын раслый, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Ленинград өлкәсендәге Сабантуйны оештыруда актив эшләүчеләрне Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәтләре белән бүләкләргә тәкъдим итте.
Ленинград өлкәсе белән киләчәк хезмәттәшлеккә килгәндә исә, бүген төбәкара товар әйләнешен арттырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, бүгенгә ул 23 млрд. сум тәшкил итә.
Мин Ленинград өлкәсендә 2011 елда булган идем, диде Рөстәм Миңнеханов, без һәрвакыт сезнең икътисадтагы казанышларыгыз белән кызыксынып торабыз. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Ленинград өлкәсенең җитди конкурент өстенлекләре бар – Санкт-Петербургка якын булу, бу җир ресурсларын файдалы кулланырга мөмкинлек бирә, югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне җиңеләйтә.
Безнең төбәкләр бизнеслары эшен активлаштырырга кирәк, диде аннары Рөстәм Миңнеханов.
Александр Дрозденко хәбәр иткәнчә, «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» компаниясе, «Форд-Солерс» компаниясе белән эшләр алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов Ленинград өлкәсе территориясендә «Татнефть» компаниясенең автоягулык салу станцияләре санын арттырырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк, шул исәптән Иннополиста, андагы ИТ-университетны исәпкә алып.
Бүген барысы да экспортны арттыру турында сөйлиләр, диде ул, шуны да истә тотарга кирәк: илнең һәр төбәге – үзе зур базар, һәм иң беренче чиратта төбәкләр дәрәҗәсендә товар әйләнешен үстерергә кирәк, хезмәттәшлекнең бүтән юнәлешләрен эзләргә, диде Рөстәм Миңнеханов.