Илдар Халиков XII "Ир-ат сәламәтлеге" халыкара конгрессын ачты

16.06.2016

Бүген Казанда XII "Ир-ат сәламәтлеге" халыкара конгрессы ачылды. Чара 18 июньгә кадәр барачак. "Корстон" КСКК мәйданчыгында үтүче тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Татарстан Республикасы Президенты исеменнән кунакларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. 

"Минем сезгә әлеге мәйданчыкта яңа белем, тәҗрибә белән алышу һәм медицинаның бер төркем юнәлешендәге алдынгы белгечләрдән киңәшләр алу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтәсем килә", - диде ул.

Татарстан гражданнары сәламәтлегенә һәм иминлегенә аеруча игътибар бирелә, дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте башлыгы. Соңгы берничә елда республикада уңай демография күрсәткечләре күзәтелә.

""Ир-ат сәламәтлеге", “сәламәт тормыш рәвеше” төшенчәләре зур икътисадый әһәмияткә ия. Алар гаиләдә аралашу бәхете, үз-үзеңә ышанычны гына түгел, тормышны озынайту, актив калу мөмкинлеген дә бүләк итә”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Казанда кунакларга һәрвакыт шат, дип өстәде ТР Премьер-министры, фәнни конференцияләр кысаларында гына түгел. Халиков конгресста катнашучыларны Казанга кабат килергә һәм барлык истәлекле урыннар белән игътибар белән танышырга өндәде.

Быел әлеге фәнни съездта Беларусьтән, Украинадан, Армениядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан һәм башка илләрдән 700 белгеч-табиб катнашачак дип көтелә. Белгечләр ир-ат сәламәтлеген саклау өлкәсендә тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. Ир-ат сәламәтлеге өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәлләр, дискуссия клублары, лекцияләр һәм мәктәпләр үткәрү планлаштырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, "Татар-информ" матбугат агентлыгы материаллары файдаланылды