Минтимер Шәймиев Хавьер Грасиа һәм Илсур Метшин белән очрашты

15.06.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев «Рубин» футбол командасының баш тренеры Хавьер Грасиа һәм «Рубин» футбол клубы президенты, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин белән очрашты.

Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев Хавьер Грасианың Казанда Сабантуйда йөрүен телевизордан күрүе турында сөйләде. «Түбәтәй кигәч, Сезне танырлык түгел иде. Сезгә республиканың күп милләтле халкы белән танышуны Сабантуйдан башлау әйбәт булды. Бу – бөтен халык бәйрәме, анда безнең кешеләр ачык күңелле һәм күркәм гореф-гадәтләрен күрсәтә», - диде ул.

Хавьер Грасиа аның фикере белән тулысынча килеште, бәйрәм, чыннан да,  матур һәм күңелле, диде.

«Рубин» командасының баш тренеры, Минтимер Шәймиев белән очрашуы – аның өчен зур мәртәбә, дип белдерде: «Мин беләм, Сез футбол яратасыз. «Рубин» командасының иң уңышлы чоры Сез Президент булган заманнарга туры килә. Без моны кабатлый алырбыз һәм Сезгә «Рубин» командасы уеннары аша күркәм хисләр бүләк итә алырбыз, дип уйлыйм».

Минтимер Шәймиев «Рубин» командасының аз вактыт эчендә – 6 елда премьер-лигага чыгуы, бронза яулавы, аннары илебез Чемпионатында алтын медальләр алуы, Россия Кубогы һәм суперкубоклары иясе булуы турында сөйләде.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе белдергәнчә, Испаниядә туып-үскән кешенең футболда уңышка ирешү турында мәгълүматы күп булу бер дә гаҗәп булмас.

Минтимер Шәймиев, Хавьер Грасиа һәм Илсур Метшин футбол буенча бу көннәрдә баручы Европа Чемпионаты турында фикер алыштылар, «Рубин» ФКның киләчәктә үсеше турында сөйләштеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте