Рөстәм Миңнеханов Россия Иминлек Советы Секретаренең һәм РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиленең уртак киңәшмәсендә катнашты

14.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксар шәһәренә (Чуаш Республикасы) эш сәфәре кысаларында Россия Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушевның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның уртак киңәшмәсендә катнашты. 

Киңәшмә эшендә шулай ук федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре катнашты. 

Көн тәртибендә ике тема: Интернет челтәрен дәүләт органнары эшендә кулланганда мәгълүмат иминлеген тәэмин итү, шулай ук көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары белән эш иткәндә экологик иминлекне тәэмин итү.

Киңәшмәне ачып, Михаил Бабич билгеләп үткәнчә, ел саен Идел буе федераль округында компьютер һөҗүмнәре һәм йогынтылары көчәя. 2015 елда аларның саны 190 млн. булган. Киберһөҗүмнәрнең 80%ы дәүләт хакимияте органнары мәгълүмат ресурсларына туры килә. 

Аның сүзләренчә, бүген электрон хатларны һәм хезмәттәге документларны саклау өчен дәүләт органнары хезмәткәрләре электрон һәм болытлы сервислар куллана, алар бар да чит илләрдә урнашкан. Илебездә техник җайланмалар сегментында альтернативалар булмау сәбәпле,  йә аларның дәрәҗәсе түбән булу аркасында, кулланыла торган чит илләр технологик платформаларын алмаштыру кыенлаша, дип саный М.Бабич. 

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нотык тотты. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында мәгълүмат иминлеге мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә. Республикада дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының барлык хезмәткәрләрнең дә компьютерны белүен арттыру өчен даими чаралар уздыру турында карар кабул ителгән.     

«Аеруча мөһим, сәнәгать объектларын яклауны көчәйтү эше актив алып барыла», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Мәгълүмат иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге өстенлекле бурычларның берсе, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, импортны алмаштыру сәясәтен гамәлгә ашыру, бигрәк тә илебез ИТ һәм интернет-компанияләренең продуктларын һәм хезмәт күрсәтүләрен куллану. Монда төп роль яңа Иннополис шәһәренә бирелә, аның территориясендә МИЗ һәм  Университет эшли, алар заманча мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белем алуга һәм фәнни тикшеренүләргә йөз тота. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада кадрлар мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. Республиканың әйдәүче югары уку йортларында мәгълүмат иминлеге белгечләре һәм бакалаврлары әзерләнә. Мәгълүматның техник иминлеге буенча даими рәвештә белгечләрнең квалификациясен күтәрү курслары эшли.    

Экологик иминлек турында сөйләгәндә Россия Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев билгеләп үткәнчә, бүгенгә Идел буенда тупланган калдыклар күләме 2,5 млрд. тоннага җиткән, шуның өчтән бере генә зарарсызландырыла. Төп проблема каты көнкүреш калдыклары полигоннары тулуга бәйле. Н. Патрушев сүзләренчә, экологик имнлеккә янауларны мөмкин кадәр киметергә кирәк, шул исәптән көнкүреш һәм сәнәгать калдыклары белән эш иткәндә дә.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.