Татарстан Президенты ТР муниципаль берәмлекләре вәкиллек органнарына депутатлар сайлауда катнашты
10.10.2010Бүген, бердәм тавыш бирү көнендә, татарстанлылар барлык муниципаль берәмлекләрдә вәкиллекле органнарга депутатлар сайлый.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән Казанның Вахитов районындагы 41 нче сайлау участогында тавыш бирде. Республика башлыгы соңыннан муниципаль сайлаулар хакындагы фикерләрен журналистлар белән уртаклашты.
“Татарстанлылар актив тавыш бирерләр дип ышанам. Тавыш бирергә халык килмәс дип уйларга бернинди нигез дә юк”, -дип белдерде Президент. Аның ассызыклавынча, быелгы муниципаль сайлаулар партияләргә, яшьләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирелү ягыннан үзенчәнлекле. “Халык өмет белән яши, үзләренә кем кирәклеген үзе билгеләргә тиеш. Ә сайланган депутатлар халык белән очрашуларда сайлаулар алдыннан биргән вәгъдәләрен тормышка ашырсыннар. Аларга зур өметләр баглана”, -дип ассызыклады Президент.
ТР Президенты матбугат хезмәте.