Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәге – Универсиаданың 23 нче объекты ачылды
09.10.2010Бүген Казанның Совет районында башкалабызда Бөтендөнья студентлар уеннары алдыннан төзелгән 2013 елгы Универсиаданың 23 нче объекты үз ишекләрен ачты. Бокс һәм өстәл теннисы үзәге Универсиаданың агымдагы елда ачылган 13 нче объекты булды.
Фәйзи урамында урнашкан Бокс һәм өстәл теннисы үзәген ачу тантанасында Россия транспорт министры, РФ Өстәл теннисы федерациясенең күзәтүчеләр советы башлыгы Игорь Левитин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин, 2013 елгы Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Искәртеп узабыз, өстәл теннисы һәм бокс буенча турнирлар Казанда узачак Бөтендөнья универсиадасының спорт программасына керә. Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 2013 елгы Уеннарда катнашучылар арасында әлеге спорт төрләре буенча ярышлар үтәчәк. Әлегә исә спорт комплексы базасында Совет районының өстәл теннисы буенча балалар спорт мәктәбе укучылары, шулай ук микрорайонда яшәүчеләр шөгыльләнер дип көтелә. Моннан тыш, биредә ТР Өстәл теннисы федерациясе һәм Казан Бокс федерациясе урнашачак.
Шәһәр спорт комитеты башлыгы Илгиз Фәхриевның сүзләренә караганда, объектны сафка бастыруга (аны төзү эшләре 2009 елның августында башланган) федераль бюджеттан 550 миллион сум акча бүленгән. Төзелешнең генераль подрядчысы – Төркиянең “Монотек” компаниясе.
Гомуми мәйданы 15 мең квадрат метрдан артык булган Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә бокс өчен 5 – күнегүләр үткәрү, 2 уен мәйданчыгы, 17 теннис өстәле, шулай ук 2 мең тамашачыга исәпләнгән зал, күнегүләр үткәрү ареналары, душ һәм чишенү бүлмәләре бар.
Яңа спорт комплексы – 2013 елгы Универсиаданың агымдагы елда сафка бастырылган 13 нче объекты белән танышканнан соң, кунаклар аны ачу тантанасында катнашты. Россия транспорт министры өстәл теннисы һәм боксны яратучыларга зур бәйрәм ясаганнары өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Спорт белән шөгыльләнү өчен мондый искиткеч шартлар булуы – бик тә яхшы, - дип ассызыклады Игорь Левитин. – Без сездән көнләшәбез, чөнки без өстәл теннисы белән шөгыльләнгән чагында мондый шартлар юк иде. Бу залда Россиянең генә түгел, ә Ауропа һәм дөньяның булачак чемпионнары да тәрбияләнер дип өметләнәм”. И.Левитин ассызыклап үткәнчә, әлеге комплекста спортчылар гына түгел, микрорайонда яшәүчеләр дә шөгыльләнә алачак.
“2013 елгы Универсиада программасына өстәл теннисы буенча ярышлар да кертелгән. Әйдәгез, Россия спортчыларына Казанда узачак Уеннарда алтын медальләр яулавын телик”, - диде РФ транспорт министры.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга “2013 елгы Универсиада” проектына ярдәм күрсәткәне өчен Федераль Хөкүмәткә (аның булышлыгы белән Татарстан башкаласында яңа спорт комплекслары сафка баса) алкышлар белән рәхмәт белдерүләрен сорады. “Әлеге объектлар Универсиада өчен түгел, ә сезнең өчен төзелә”, - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы тамашачыларга.
Искәртеп узабыз, Казанда өстәл теннисы белән – 3,5 меңгә якын, бокс белән 1,5 меңнән артык кеше шөгыльләнә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.