Казанның Кремль яр буенда Россия Көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Шәһәр кешеләрен һәм кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урыбасары Юрий Камалтынов һәм башка рәсми затлар котлады.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше «Мин үз илемне яратам» акциясеннән башланды: күккә кызыл, зәңгәр һәм ак шарлар очырдылар, аларга һәр кеше үз иленә багышланган теләкләрен яза ала иде.
Аннары барлык җыелганнарны Илсур Метшин сәламләде. «Безнең иң төп бәйрәмебез – Россия Көне белән котлыйм. Без иң яхшы шәһәрдә, республикада, илдә яшәвебез белән горурланабыз», - диде Казан мэры.
Үз чиратында Илдар Халиков искәрткәнчә, 26 ел элек 12 июньдә Россия Дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгән иде. «Нәкъ менә шул көнне ел саен без илебезнең күркәм бәйрәмен уздырабыз. Россия Көне дәүләтнең, димәк, төбәкләрнең дә, шул исәптән Татарстанның да көчен һәм бердәмлеген чагылдыра», - диде ул.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, республика өчен бу бәйрәм үзенчәлекле. «Безнең көчле оборона сәнәгатебез, күп санда югары уку йортларыбыз, предприятиеләребез һәм Татарстан һәм Россия белән горурланырлык күп нәрсәләребез бар», - диде ул.
Шәрәфле кунакларның сәламләү сүзләреннән соң РФ гимны астында Россия флагы күтәрелде.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ мәгълүматларына караганда, Кремль яр буендагы бәйрәм митингында 5 меңнән артык кеше катнашкан, ә бәйрәм чараларында исә – 12 меңнән артык кеше.