УНИКС баскетболчылары Илдар Халиковка капитан майкасын һәм Россия чемпионаты "көмеш"ен бүләк итте

11.06.2016

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Россия чемпионаты һәм ВТБ Бердәм лигасында көмеш медаль алган Казанның УНИКС командасының тренерларын, уенчыларын һәм җитәкчелеген бүләкләделәр.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдергәнчә, ул укыган мәктәптә баскетбол уены беренче спорт төрләре арасында беренче урында торган. Премьер-министр республика Президентының бүген иртәнге планерканы УНИКСка багышлаганын да әйтеп узды.
"Рөстәм Миңнеханов ВТБ Лигасы финалының соңгы матчы турында җентекләп сөйләде, ул ике матчны да караган, - дип билгеләп үтте И.Халиков. - Бу очраклы түгел. Бүген республиканың УНИКС көчле баскетбол командасы бар, шуңа да Казан Европаның атаклы баскетболчыларын күрә ала".
Моннан тыш, Халиков билгеләп үткәнчә, бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына Хөкүмәт җанатарлар белән эшләү программасын эшкәртүне йөкләде. 
«Евролига – җаваплы турнир, регламенты буенча да үзенчәлекле. ВТБ Лигасын исәпкә алсак, командага Краснодардан алып Мадридка кадәр 3-4 әр матч уйнарга туры киләчәк. Акча булмау сәбәпле, чартерлар юк, шуңа күрә клуб иганәчеләр һәм республика хакимиятенә өметләнә", - диде Богачев.
УНИКСның баш тренеры Евгений Пашутин узган сезон өчен уенчыларга рәхмәт белдерде: "Спортчылар бөтен көчләрен биреп уйнадылар. Безнең команда бик яхшы. Хәзер Мәскәүдә безне хөрмәт итәләр һәм бездән бераз куркалар да. ЦСКА да, без Евролига чемпионын җиңгәч, Казан трибунасы тарафыннан булган басымны сизде. Евролигада шәһәрне һәм республиканы югары дәрәҗәдә таныту өчен бераз тырышырга кирәк".
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Илдар Халкиов УНИКСның баш тренерын "ТР атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре" билгесе белән бүләкләде. УНИКС баскетболчылары Илдар Халиковка Костас Каймакоглуның 21 нче номерлы капитан майкасын, барлык уенчылар имзасы куелган туп һәм Россия чемпионатының бүген иртән генә Казанга кайтартылган көмеш медален бүләк иттеләр.
Билгеләп үтик, көз Казан баскетболчылары Евролигада уйнаячак.


"Татар-Информ" МА