Рөстәм Миңнеханов яңа 84 “Универсиада автобуслары”ннан ачкыч тапшырды

08.10.2010

Бүген республиканың балалар спорт мәктәпләренә, вузларга һәм спорт учреждениеләренә автобуслар тапшырылды. “Казан” Милли мәдәни үзәге янындагы мәйданда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиада -2013 символикасы ясалган машиналар ачкычын тапшырды.

84 яңа машинаның 51 «Fiat Ducato» автобусы муниципалиттетларга – балалар спорт мәктәпләренә биреләчәк.

Республика карамагындагы спорт учреждениеләренә - Үзәк спорт комитетына, Олимпия резервы училищесына, уктан ату комплесына берәр «Фиат» тапшырылачак. 10 «НефАЗ» автобусы Татарстан вузларына биреләчәк, тагын 20 кызыл «НефАЗ» - Казан мэриясенә.

Яңа автобусларның бәясе 164 миллион сум тәшкил иткән. 70 процент акчаны федераль бюджет бүлеп биргән, ә 30 проценты – республиканыкы.

“Мин бу автобусларның балалар спорт мәктәпләренә, университетларга тапшырылуына бик шатмын, - дип белдерде бүген Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада. – Хәзер отчетларда күрсәтелгәнчә, халыкның 30 проценты түгел, ә барлык 100 проценты да спорт белән шөгыльләнүен телим. Тиздән шулай булачагына өметләнәм”.

“Бүген безнең белән хөрмәткә лаеклы кешеләр – ФИФА башкарма комитеты әгъзалары. Алар Казанның футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерлген бәяли. Без монда Татарстанның спорт өлкәсен күтәрүдә нинди эшләр башкаруын, университетларга ничек ярдәм итүен күрсәтергә җыелдык”, - диде Президент.