Рөстәм Миңнеханов Куба Республикасы делегациясе белән очрашты

11.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Куба Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас җитәкчелегендәге Куба делегациясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу «КАМАЗ» заводы территориясендә узды, анда шулай ук Куба Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмилио Лосада Гарсия, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил  Маһанов һәм башкалар катнашты. 

Куба делегациясе Чаллыда бер көнлек рәсми эш сәфәрендә. Төп максатлары – Россиянең иң эре машина төзелеш предприятиесе «КАМАЗ» эшчәнлеге белән танышу. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Куба белән бүгенге мөнәсәбәтләрнең дәрәҗәсен югары бәяли һәм Россия Федерациясе белән Куба Республикасы арасындагы дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлгән багланышларга зур игътибар бирә. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Куба территориясендә Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый вәкиллеге уңышлы эшләп килә. Хезмәттәшлек юнәлешләре – «КАМАЗ» автомобильләрен, Татарстан самолётларын һәм вертолётларын җибәреп тору. Болар бар да Куба Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы ышанычлы хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш кертә, дип саный ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, соңгы елларда Татарстан белән Куба арасындагы товар әйләнеше шактый артты һәм беренче кварталда ул 39 млн. АКШ доллары тәшкил итте.  

Татарстан Республикасы Президенты мәгариф өлкәсендә Татарстан-Куба багланышларын яңадан кузгатып җибәрергә тәкъдим итте. Казанда хәзер 30 Куба студенты гына белем ала. Безнең бурыч – аларның санын уннарча мәртәбә арттыру, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  

Перспектив юнәлешләр арасында Татарстан Республикасы Президенты югары технологияләр өлкәсен, сәламәтлек саклауны, мәдәниятне, туризмны һәм башкаларны атады. Моннан тыш, Кубада «КАМАЗ» автомобильләренә техник хезмәт күрсәтү һәм аларны җыю үзәкләре ачарга тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президентына кабул итүе өчен рәхмәт белдереп, Куба Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары Рикардо Кабрисас ассызыклаганча, бүген Россия һәм Куба үзара файдалы хезмәттәшлеккә таба җитди адымнар ясый. Татарстан Республикасы үз чиратында бу багланышларга зур өлеш кертә, диде ул.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.