Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында инновацион үзәкләрне үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара «ИТ-парк» -югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта узды.
Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Финанс министры урынбасары Андрей Иванов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры» коомерциячел булмаган партнерлыгы» ассоциациясе президенты, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар республиканың «Алабуга» МИЗ, ИННОКАМ территориаль аерымланган инновацион-җитештерү комплексы, Казанда һәм Чаллыда «ИТ-парк» - югары технологияләр өлкәсендәге технопарклар кебек инновацион үзәкләрен үстерү перспективалары буенча фикер алышты.
Әңгәмә барышында норматив-хокукый базаны ныгыту, инновацион үзәкләрнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру, административ барьерларның артык басымын киметү һәм федераль үзәк тарафыннан финанс ярдәме механизмнарын модернизацияләү мәсьәләләре каралды.
Чара азагында Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлыларны да киләчәк Россия Көне белән котлады.