Татарстанда терлек азыгы әзерләү бара

11.06.2016

Татарстан Республикасында 110 мең тонна терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән, печән - 50 мең тонна, сенаж - 280 мең тонна. Барлыгы 1 шартлы терлек башына - 1,9 ц терлек азыгы берәмлеге. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Терлек азыгын уңышлы әзерләгән районнар арасында, Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Зәй, Сарман, Зеленодольск, Мамадыш, Әтнә, Тәтеш, Әлки, Нурлат муниципаль районнары.

«Күпьеллык үләннәр мәйданы республикада 500 мең га, шулардан печән һәм сенаж 400 мең гектарда җыеп алынырга тиеш. Бүгенгә яртысы чабылган һәм җыеп алынган», - диде Марат Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, хәзер авылларда эшнең иң кызган чагы, һәм күп кенә районнар уңышлы хезмәт итә. «Республикада уңай мисаллар җитәрлек –  терлекчелек өлкәсендә дә, чәчүлекләрне карап тору буенча да, терлек азыгы әзерләүдә дә», - диде ул.

Ул районнары терлек азыгы әзерләү буенча эшләрне тизләтергә өндәде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.