ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, авылга килгән турист гади авыл йортында төн кунып чыкса да ярый. Иң мөһиме – аның авыл мохитен тоюы. Бүген авыл туризмын үстерү мәсьәләсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР эшмәкәрләре белән очрашуында күтәрелде. "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" форматындагы очрашу Казанның “Корстон” комплексында узды.
Чарада Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, 150 ләп бизнес вәкиле, дәүләт хакимияте органнарыннан 120 вәкил катнашты. Очрашуны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов алып барды.
Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән фермер авыл туризмы белән кызыксынуы турында әйтте, әмма бу юнәлешне үстерүдә билгеле бер кыенлыклар барлыгын белдерде. “Без туристларны кабул итәр идек, әмма аларны урнаштырырга урын кирәк. Әгәр аларны үз йортларыбызда урнаштырсак, нормативлар белән проблемалар булачак”, - диде эшмәкәр.
Рөстәм Миңнеханов моңа гаҗәпләнеп: “Авылларга кем килгәнен кем тикшереп тора? Авылга туганнарына 10 ар кеше кайта, барысын да идәнгә урын җәеп йоклаталар. Моны кем тикшереп тора? Авыл йортында төн кунудан берни булмый. Ник проблема эзлисез? – диде. – Әгәр авыл тормышы белән танышыр өчен авылларга барсалар, бик яхшы”.
Президент Роспотребнадзорның (Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе) тикшерер өчен башка объектлары да җитәрлек булуын искәртте. “Районга килеп, махсус санитар табиб эзләп йөрсәң дә, әле тиз генә табып булмый. Алдан кунаклар киләсен кисәтеп куйсаң гына”, - дип шаяртты ул.
Фермер Беларусьта авыл туризмы нормалары рәсмиләштерелгәнен әйтте. “Әйдәгез алайса, норматив базаны карыйк, без дә законлаштырыйк”, - дип, Рөстәм Миңнеханов ТРның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановка Беларусь тәҗрибәсен өйрәнергә йөкләмә бирде.
“Үзендә кеше кундырган эшмәкәрләрне җәзага тарту турында уйламагыз да. Иң мөһиме – исереклек булмасын, җәмәгать тәртибе бозылмасын, күршеләр өчен уңайсызлыклар тудырылмасын, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул авыл туризмын үстерү белән шөгыльләнгән эшмәкәрләрне хуплады. - Туристның авыл гаиләсе мохитен, авыл тормышы рухын тоюы, гореф-гадәтләре белән танышуы бик мөһим. Бу – үзенә күрә тәрбия. Без студент вакытта да шулай авылларга бәрәңгегә йөрдек”, - диде.
Президент авыл җирлегендә яшәп карарга теләүчеләр өчен кемпинг оештыруны тәкъдим итте. “Кемпинглар оештырырга кирәк, ул туристларга үтемле булачак. Җиңелчә, гади генә корылмалар, чатырлар төзергә була. Чит илдә бу бик популяр”, - диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашкан эшмәкәрләрнең берсе Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри урамын транспорт хәрәкәте өчен ачарга тәкъдим итте. Моны ул туристлар белән килүче автобусларга туктарга урын булмавы белән аңлатты.
“Универсиада алдыннан безнең компания берничә объектны реставрацияләде, алар арасында Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри урамы да бар иде. Өч ел дәвамында бу урамны киңәйтергә, үстерергә тырышабыз. Арендаторлар җәлеп итәбез, сувенир кибетләрен барлыкка китерәбез. Әмма булган арендаторлар да китеп бара, чөнки машина куярга урын юк”, - дип зарын белдерде эшкуар. “Беренче чиратта, ул җәяүлеләр урамы. Аның кыйммәте дә шунда. Анда машина кертсәк, кеше анда ничек йөрсен ди? Аны транспорт өчен ачып булмый, әйдәгез, башка юлын эзлик. Сез бу мәсьәләдә эшмәкәр буларак фикер йөртәсез, ә мин турист күзлегеннән карыйм. Президент түгел, ә гражданин буларак, мин Каюм Насыйри урамы җәяүле урам булырга тиеш дип саныйм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда катнашкан Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, бәлки, урамның башын гына, 70-100 метрга гына ачаргадыр дигән фикерен җиткерде. Бу хакта эшкуарлар белән дә сөйләшү булган. “Әгәр анда арендаторлар булмаса – начар, әмма туристлар өчен уңайлы шартлар булмаса да, начар булачак. Кайсындыр сайларга кирәк. Шәһәр хакимияте белән килештерегез”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов эшмәкәргә.
Бүгенге очрашуда шулай ук медицина сәнәгате, юллар төзелеше, бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру, муниципаль җирләрдән файдалану, чимал сатып алу, Иран компаниясе белән багланышларны ныгыту, яшелчә саклагычлар төзү һәм башка сораулар яңгырады. Президент барлыгы 23 сорауга җавап бирде. Ул эшмәкәрләрнең сорауларын игътибар белән тыңлап, аларны борчыган проблемаларны хәзердән үк берникадәр хәл итәргә сүз бирде. Әһәмиятле мәсьәләләрнең федераль хакимияткә җиткереләчәген дә әйтте. Республика башлыгы мондый очрашуларның мөһимлегенә басым ясап: “Без хакимиятнең бизнес белән элемтәгә керә торган эш формасын таптык. Мондый аралашу формасы алга хәрәкәт итәргә, бизнес үсеше өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә”, - диде. Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында соравын бирергә өлгермәгән эшкуарларның сорауларын да өйрәнергә кушты. “Тулаем алганда, бүген кызыклы сораулар яңгырады”, - диде.