Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның "Лю Гон" компаниясе (КХР) вәкилләре белән очрашуы кысаларында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сүз барды.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
Кунакларны сәламләп Илдар Халиков билгеләгәнчә, соңгы вакытта Кытай компанияләре белән күп төрле эшлекле элемтәләр урнаштырылды. Ул искәрткәнчә, багланышлар бизнес даирәләре һәм Кытай дәүләт органнары вәкилләре белән дә алып барыла. Татарстан Республикасы Кытай провинцияләре белән дә хезмәттәшлек итә, дип билгеләде Илдар Халиков.
Кытай Халык республикасы вәкилләре Ттаарстанга еш кына сәфәр кылалар, диде ТР Премьер-министры, аерым алганда, күптән түгел "Хаер" суыткычлар җитештерүче Кытай компаниясе республика территориясендә производство ачты.
Бүген Татарстан чит ил инвесторлары өчен тагын да уңай, биредә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе ачылды, дип искәртте Илдар Халиков, ул салым өлкәсендә өстенлекләр бирә.
Шуннан "Лю Гон" компаниясе презентациясе үтте, аның фронталь төягечләре турында сүз барды.
LiuGong компаниясенең Кытайда 21 заводы бар, өчесе чит илләрдә - Һиндстан, Польша, Бразилия.
Продукцияләре арасында җир казу техникасы (экскаватор, бульдозер, төягеч), юл техникасы, күтәрү-транспорт җиһазлары, краннар һәм башкалар.