ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында дәүләт хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен бәяләү системасын гамәлгә кертү турында фикер алыштылар

09.06.2016

Бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында дәүләт граждан хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләрен бәяләү системасын гамәлгә кертү турында фикер алыштылар. 

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте. 

Илдар Халиков билгеләгәнчә, бу бәяләү системасы квартал саен дәүләт граждан хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүне генә түгел, ә ирешкән төп күрсәткечләргә карап, яхшырак эшләргә этәргеч ясарлык түләүләрне билгеләргә дә ярдәм итәчәк. 

Мәсьәлә турында тулы доклад белән ТР икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. 

Аның сүзләренчә, бүген тәкъдим ителә торган эшчәнлекне бәяләү системасын Татарстан Республикасы Президенты хуплады. 

Әлеге система ике еллык хезмәт нәтиҗәсе ул, диде Артем Здунов. 

Ул искәрткәнчә, 2014 елда республикада министрлык һәм ведомтсволар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү гамәлгә кертелгән иде, ул да квартал саен яңартыла. Нәтиҗәлелек күрсәткечләре карарларда теркәлде. 

Кварталлык бәяләрне мониторинглау хакимият органының ел ахырына куелган максатларга ирешә алу-алмавы билгеләнә, шуннан чыгып вәзгыятьне вакытында төзәтеп була, шул исәптән идарә карарларын кабул итеп тә, диде ТР икътисад министры.

Утырыш барышында халык тормышы күрсәткечләре турында да хәбәр иттеләр. Алар арасында тормыш дәрәҗәсе, экология иминлеге, сәламәтлек саклау һәм мәгариф үтемлелеге, кунакчыллык индустриясе үтемлелеге, сәүдә, сервис, хезмәт күрсәтү, торак шартлары дәрәҗәсе, хокук саклау системасы сыйфаты, хакимияткә ышану дәрәҗәсе һәм башка күрсәткечләр бар. 

Яңа система дәүләт гражданнар хезмәткәрләре эшчәнлеген субъектив бәяләүдән китәргә ярдәм итәчәк дип көтелә. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.