РФ Югары суды Рәисе Казанда ИФО Арбитраж суды бинасын карады

09.06.2016

Бүген Казанга эш визиты кысаларында Россия Федерациясе Югары суды Рәисе Вячеслав Лебедев Идел буе федераль округының Федераль арбитраж судының Красносельская урамындагы яңа бинасында булды. Бүгенгә бу – илдәге иң заманча һәм иң зур суд биналарының берсе.   

Кунаклар фойе бинасын карадылар, иминлек  системасы эше белән таныштылар, шулай ук учреждение хезмәткәрләре кабинетларын карап чыктылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәр судьяның аерым    кабинеты булачак.

Бинаның гомуми мәйданы 14 мең кв.метрдан артык. Анда 35 суд утырышы залы, 85 кабинет һәм видеоконференцияләр үткәрү өчен 4 зал каралган.

Мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен уңайлы булсын өчен бина барлык кирәкле нәрсәләр белән җиһазландырылган.  


"Татар-информ" МА