Татарстанга Россия Федерациясе Югары суды Рәисе Вячеслав Лебедев килде

09.06.2016

Татарстан Республикасына эш визиты белән Россия Федерациясе Югары суды Рәисе Вячеслав Лебедев килде. 

"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Искәртик, Россия Федерациясе Югары суды Рәисе Вячеслав Лебедевның Казанга сәфәренең төп максаты - Идел буе федераль округыннан Бөтенроссия судьялар съезды делегатлары белән очрашу һәм ТР Арбитраж судының яңа бинасын ачуда катнашу. 

Моннан тыш, Вячеслав Лебедев Идел буе федераль Арбитраж судының административ бинасын да карый. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.