Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» ДК идарәсе рәисе Сергей Кельбах белән очрашты

09.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия  автомобиль юллары» ДК  идарәсе рәисе Сергей Кельбах белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Кельбах кайбер проектлар буенча киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, автоюллар төзү өлкәсендә хезмәттәшлекнең чираттагы адымнарын билгеләделәр.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.